Сочинение на татарском языке

Автор: Ялалетдинова Алсу, 15 лет

Язык: Татарский

Тема сочинения: Халык авыз иҗаты – әдәби һәм тарихи мирасыбызның гүзәл бер хәзинәсе


ü Халык авыз иҗаты – әдәби һәм-тарихи мирасыбызның гүзәл бер

хәзинәсе ул. Без анда бик ерак гасырлар авазын ишетәбез, безнең чор

бизәкләрен дә күрәбез. Борынгы бабаларыбыз акылы, зирәклеге, моңы,

җорлыгы матур йолалар, гореф-гадәтләр тудырган. Балалар фольклоры

бездә туган җиргә, туган телгә сак караш уята, бөтен кешеләргә хөрмәт

тәрбияли. Мин аны милли тәрбиянең нигез ташы дип атар идем.

Үз милләтенең гореф - гадәтләрен, йола-бәйрәмнәрен, традицияләрен

яхшы белүче, аларны үтәүче, рухи байлыкларыбызны яратучы, саклаучы

балалар гына тыйнак һәм гадел, кешелекле һәм кунакчыл, ачык йөзле

һәм олы җанлы була ала.

Теләсә кайсы әдәбиятның нигезен кеше тормышы, чынбарлык, тарих

тәшкил итә. Язма әдәбият үзенең барлыкка килүендә, үсешендә һәм,

гомумән, яшәешендә, реаль чынбарлыктан тыш, мифологиягә һәм аеруча сүз

сәнгатенең аерым мөһим тармагы –фольклорга бурычлы. Чөнки матур

әдәбият алар нигезендә туган, үскән, күп материалларны һәм сәнгатьчә

фикерләүнең шактый гына ысулларын, чараларын алардан алган.

Матур әдәбият һәм фольклор гомер-гомергә бер-берсе белән

җитәкләшеп, үзара керешеп яшәгәннәр һәм яшиләр. Үз халкыңның баласы

булу өчен, аның гореф-гадәтләрен, җыр-моңнарын, әкият-дастаннарын, күп

гасырлык тарихын, әхлак, тәрбия тәртипләрен ана сөте белән сеңдереп үсү

кирәк. Борын-борын заманнарда, әле язу сәнгате туганчы ук, сәләтле

кешеләр төрле мәкаль-әйтемнәр, җыр-бәетләр, әкиятләр, мәзәкләр уйлап

чыгарганнар. Алар, телдән-телгә күчеп, әдәби яктан камилләшкәннәр,

шомарганнар һәм халыкның рухи хәзинәсенә әйләнгәннәр. Халык авыз

иҗаты – халыкның күңел көзгесе, ул көзгедә иҗаты – тарих чагыла.

Теге яки бу халыкның зирәклеге, акылы күбрәк авыз иҗатында

тупланган, һәм ул буыннаннардан буыннарга күчеп сакланып килә. Татар

халык иҗатының бик ерактан килгән һәм гаять тә үзенчәлекле тарихы бар.

Моннан мең ярым еллар элек үк татар халык иҗатының аерым үрнәкләре яки

аларның “кыйпылчыклары” төрле галим-сәяхәтче-елъязмачылар

игътибарыннан читтә калмаган. Шул еллар күзлегеннән караганда, кирәк

дәрәҗәдә, бик матур рәвештә ташка яки кәгазьгә теркәлгәннәр. Татар халкы

иҗаты шул заманнарда ук җитди игътибарга лаек икән, димәк, аның

эчтәлеге җәмгыять тормышында тоткан урыны да мөһим булган.

Әлеге хезмәтне язарга алынгач та, халкымның фольклор мирасын

барларга тырыштым. Кайберләрен кабат укыдым, кайберләре белән яңа

таныштым, ачышлар ясагандай булдым. Күп кенә чыганакларга мөрәҗәгать

иттем. “Энҗе чәчтем-энҗе җыям” сериясендә дөнья күргән китаплар аеруча

әһәмиятле булды. “Татар халык иҗаты. Хрестоматия” (2004) китабы зур

ярдәм итте. Мәктәп дәреслекләрендә бирелгән материалларны да яңадан

җентекләп укып чыктым. Безнең фольклорда саф милли жанрлар да бар.

Мәсәлән, мөнәҗәтләр. Күп еллар буе, бигрәк тә Октябрь революциясеннән

соң, мөнәҗәтләр фән һәм галимнәр игътибарыннан читләштерелгән. Янәсе,

аларда ислам дине белән бәйле хис-фикерләр өстенлек ала. Әмма изге һәм

нечкә хисләр белән сугарылган шигъри әсәрләрне халык күңел түрендә

гасырлар буе кадерләп түкми- чәчми саклап килгән, халкым үзенең рухи

байлыгыннан баш тартмаган.

Тикшеренү эшемдә татар халык авыз иҗаты әсәләренең кайбер төрләренә

үземчә күзәтү ясарга, халык авыз иҗатының тәрбияви ролен ачыкларга

тырыштым.

Халык авыз иҗаты әсәрләренең киң таралган һәм мавыктыргыч

төрләреннән берсе - әкиятләр. Аларның нигезендә халыкның тормыш

тәҗрибәсеннән туган зирәклеге, тапкырлыгы, өмет-хыяллары чагылыш

тапкан уйдырма ята. Әкиятләрдә начарлык, явызлык гаепләнә, гаделлек,

дөреслек яклана. Уңай геройлар идеаллаштырып бирелә һәм һәрвакыт,

явызлыкны җиңеп чыгып, үз теләкләренә ирешә. Әкият гаделлекне,

хаклыкны яклый, кешеләрне игелекле, мәрхәмәтле булырга өйрәтә.

Амбар төбендә икмәк бар,

Картлар сүзендә хикмәт бар.

Мәкаль һәм әйтемнәр –халкыбызның киң таралган хөрмәтле җимеше,

җәүһәре. Фольклорның бу төре иң борынгы ыруглык җәмгыятендә үк

булган. Ерак гасырлардан башлап, мәкаль халыкның аерылгысыз юлдашы,

киңәшчесе, үгет-нәсихәт бирүчесе булып килә. Аларда тормышның төрле

яклары, төрле өлкәләре чагылыш таба. Мәсәлән, кешеләрнең аралашып,

ярдәмләшеп яшәүләре мактала:

Киңәшле эш таркалмас.

Күпчелек кайда – көч шунда.

Безнең татар халкы тапкыр сүзе, бай теле, нурлы йөзе белән аерылып тора:

Тел белән сөйләнә кешенең сүзе

Сүзе яхшы булса, нурлана йөзе.

Мәкаль һәм әйтемнәр сөйләмдә күп кулланыла. Сөйләүче фикерен

мәкаль белән ныгытып барса, ул үзенең тел сәнгатен яхшы үзләштерүче

культуралы, белемле, сүз җаен белүче кеше икәнлеген таныта.

Дөнья катлаулы, алдыңа күз күрмәгән киртәләр әзерләп куя. Әнә

шундый киртәләрдән чыгу өчен, үзбаш уйларга өйрәтү нияте белән,

халкыбыз махсус жанр – табышмаклар иҗат итә. Кеше әйткәнне генә үтәп

йөрмә, кыенлыкларны үз уең белән дә җиңә бел, ди.

Аяксыз-кулсыз капка ача

Ача да капка артына кача. (Җил)

Табышмаклар күптөрле булалар. Алар тормышны танып белергә,

зиһенне үстерергә, хәтерне ныгытырга ярдәм итәләр. Алар кыска, җыйнак,

рифмалы. Кешенең уйлау, фикерләү сәләтен, зиһенне сыныйлар. Аны әйтүче

дә, җавабын табучы да үзен зирәк итеп күрсәтәсе килә. Табышмак җавабы

уйлау-фикрләү, чагыштыру-охшату аша табыла.

Бәла агач башыннан йөрми, адәм башыннан йөри дигән мәкаль бар.

Язмыш тудырган борчу-хәсрәтләрне әйләнеп тә үтә алмыйсың,

тапкырлыгың белән дә җиңә алмыйсың. Аңа каршы көрәшеп тә булмый.

Онытылмый, бетми торган борчу ул хәсрәт. Хәсрәт кешенең гомерен

кыскарта. Аны җиңеп булмый, ләкин җиңеләйтеп була. Җиңеләйтү чарасы

итеп халкыбыз җыр иҗат итә.

Җырында кеше үз хәсрәтен үзенә-үзе сөйләп юана. Татар җырлары

күбесенчә аерылу-кавышуга багышланганнар. Аерылуның күптәнгесе,

әлегесе һәм көтелгәне була. Кеше туганнарыннан аерыла, сөйгәненнән,

туган иленнән... Бу темага халык күп иҗат итә.

Алмалар өзәсеңме,

Җепләргә тезәсеңме,

Өзелгән алмалар кебек,

Аерылдык, сизәсеңме? – дип җырлый татар халкы. Җырлаучы алманың

өзелүендә үзенең яраткан кешесеннән аерылу вакыйгасын күреп ала.

Өзелгән алма үз ботагы белән бер вакытта да очраша алмый. Җырчы шуны

үз язмышы итеп җырлый. Хәер, ул алма кебек кибә, картая, ямьсезләнә

генә ала.

Әйе, халкыбыз җырлары искиткеч мәгънәгә ия. Җырдагы сүзләр

мәгънә өстенә мәгънә тудырырга сәләтле. Безнең әби-бабаларбыз хисне өчкә

бүлгәннәр. Ә хәсрәтнең (шатлыкның) дәрәҗәсе була, сәбәбе була, юану була,

дигәннәр. Кайбер җырга шуларның өчесен дә керткәннәр.

Әйтем, мәкаль, табышмак, җыр белән кешеләр тормышка

җайлашырга, яраклашырга өйрәнгәннәр. Ләкин шулай да тормышны алар

бөтенләй башкача итеп күрергә телиләр һәм, нигә без генә мескен булырга

һәм тормышка яраклашырга тиеш, әйдә тормыш үзе безгә яраклашсын,

диләр һәм мәзәкләр иҗат итәләр. Мәзәкләрдә уй моңа кадәр бер жанрдада

ирешелмәгән югарылыкка менә. Мәзәкнең эчтәлеген аңлау – андагы уй

матурлыгын күрү ул. Татар халкы, мәкаль белән мәзәк жанрларына

охшатып, мәзәкчәләр жанры иҗат итә. Н. Исәнбәт “Мәкальләр” исемле

китапларына күп санлы мәзәкчәләр керткән. “Мәзәкчә” дип исем бирүче дә

Нәкый Исәнбәт. Мәзәк һәм мәзәкчәләрнең һәркайсы тормыштан алынган.

Алар көлдерәләр дә, елаталар да.

Мәзәкнең эчтәлеге һәм персонажлары халык тормышының һәрбер

тармагына кагылып, һәртөрле кимчелекләрдән көлүләре белән күңелне

җәлеп итәләр. Бәлки шуңа күрәдер, мәзәкләр татар халык иҗатының бүген

дә актуаль һәм тормышчан төрләре рәтендә калалар. XX гасырның дөнья

тетрәтердәй вакыйгалары да мәзәкләрнең язмышын үзгәртмәделәр кебек.

Алар, үзләренең тормышчанлыкларын саклап, гаять актуаль жанрларның

берсе булып калалар.

Фольклорының байлыгын күрсәтүче бер бәйрәмне әйтеп үтәсем килә ул

- карга боткасы. Әби-бабаларыбыз бала вакытта матур итеп киенеп, өйдән-

өйгә кереп, ярмалар, йомыркалар җыеп, изге теләкләр теләп, авыл халкын

бәйрәмгә чакырганнар. Су буйларында, аланнарда казан асып, ботка

пешкәнче уйнап-җырлап, такмак әйтешкәннән соң, бергәләп ботка

ашаганнар, калганын каргаларга дип җир өстенә сипкәннәр.

Балалар фольклорының нигезендә халкыбызның үткәне, тормыш –

көнкүреше ята.Ул беркайчан да искерми торган мавыктыргыч сихри дөнья.

Халкыбызның тәрбияви, рухи азыгы белән сугарылган балалар

иҗади сәләтне үстерүдә дә илһам чишмәсе булып тора. Алар

үрнәгендә без үзебез дә әкиятләр, табышмаклар, шигырь – хикәяләр иҗат

итәбез, төрле мәкаләләр язабыз, төрле иҗади бәйгеләрдә катнашабыз.

Әкиятләр, табышмаклар, мәкаль-әйтемнәр һ.б. безгә акыллы, тапкыр

булырга, туган телебезнең образлылыгын, нәфислеген тоярга, фикеребезне

тулы һәм ачык итеп әйтергә ярдәм итә.

Ата – бабаларыбызның рухи хәзинәсен, гореф – гадәтләрен, йолаларын

һәр бала белергә тиеш. Милли бәйрәмнәр онытылса, кешеләрнең бер-берсе

белән аралашулары кими. Бәйрәмнәр, уеннар, йолалар безнең рухыбызны

ныгыталар, кешеләрне бер – берсенә якынайталар, дуслаштыралар һәм

милләтне, телне, әдәбиятны, саклап калауда ярдәм итәләр.

Нет комментариев
Добавить комментарий