Сочинение на татарском языке

Автор: Абитова Камилла, 14 лет

Язык: татарский

Тема сочинения: “Халык җырлары – олы мирасыбыз”


ü “Халык җырлары – халкыбыз күңеленең һич тә

тутыкмас вә күгәрмәс саф вә рәүшан көзгеседер”.

Г. Тукай.

Заманында татар халкының яраткан, бөек шагыйре Габдулла Тукай

үзенең “Халык әдәбияты” дигән мәкаләсендә болай дип яза: “Халык

җырлары – безнең бабаларымыз тарафыннан калырган иң кадерле вә иң

бәһале бер мирастыр. Әйе, бу – кадерле мирас, кыйммәтле мирас! Мәгъмур

Болгар шәһәрләре, Болгар авыллары, бер дә булмаган төсле, кырылдылар да

беттеләр, эзләре дә калмады. Әмма менә бу кыйммәтле мирас дидекебез

халык җырларын туплар да ватмады, уклар да кадамады. Алар һаман да

халык күңелендә...., алар сәламәт әле, алар яңгырый әле. Халык җырлары-

ның шулай җәүһәр вә якутлардан да кыйммәтле бернәрсә булганы өчен дә

аларга әһәмият бирергә кирәк. Аларны югалтмаска иҗтиһад итәргә кирәк”.

Тукайның бу сүзләрне язуына гасырдан артык вакыт үтсә дә, аларның

әһәмияте һич кенә дә җуелмаган. Мең ел, йөз ел элек ничек булса, бүген дә

халкым җырдан-моңнан аерылмый, киресенчә, соңгы вакытта җырга ихтыяҗ

тагын да арта төште дисәм, ялгыш булмас. Идеаллар югалган, милләт

язмышы кыл өстендә торган болгавыр-болганчык заманда халык үзенең

тарихи юлдашына – җырга тагын да ныграк сыена төшә, чөнки милләтне,

телне саклауда җыр сәнгатенең роле искиткеч зур.

Безнең шөкер итәрлегебез бар: ярый әле язмыш җырдан-моңнан

аермаган. Бу очсыз-кырыйсыз мәңгелектә – хисапсыз борчу-мәшәкатьләре,

кайгы-хәсрәтләре белән тулы җир йөзендә без ялгыз түгел. Җаныңны бер

тынычландырасың килсә, күңелләрне юатырдай җырларыбыз бар, алар гел

безнең белән. Дәверләрдән – дәверләргә күчеп, безне “Әллүки”, “Зиләйлүк”,

“Уел”лар озата килә. “Юлга чыксаң, юлдашың үзеңнән яхшы булсын” дигән

дә халык, юлдаш итеп җырны сайлаган. Башлар ни генә күрсә дә, халкым

җырдан аерылмаган, хәсрәтләрен, өметләрен көйгә салган. Намусны җаннан

кадерлерәк санаган ир-егетләребез хәтта башлары киселер алдыннан да

җырлаган. Елар чакта җырлаган татар! “Җырлау” белән “елау” сүзләре

тикмәгә генә аваздаш түгелдер. Катлаулы язмышка дучар ителгән

милләттәшләр, әйтерсең, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның сүзләрен

кабатлаган:

“Җырлап торам, торган җирем тар булса да,

Курыкмыйм, сөйгән халкым бу татар булса да”.

Татар халкының җыр мирасы күп төсле бизәкләрдән тукылган келәмне

хәтерләтә. Җырларның хискә бай, мәгънәле нәфис сүзләре, тылсымлы

музыкасы халыкның рухи байлыгын күрсәтә һәм аның тиңдәшсез талант

иясе булуын раслый. Аларда татар халкының көнкүреше, йолалары, хезмәт

бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре, күңел ачу һәм башка традицияләре чагыла.

Кеше, туу белән, җыр дөньясына кереп китә, ягъни бишек җырларын

тыңлап юана. Кеше тормышында бишек җырларының урыны дәрәҗәле.

Һәркем аны, сабый чакның якты истәлеге итеп, гомеренең соңгы көннәренә

хәтле күңел түрендә саклый. Ул җырлар газиз ана, туган ил, туган тел кебек

изге төшенчәләр белән бергә йөри. Бу табигый да, чөнки бала шигъри

матурлык, әнкәсенең йөрәк җылысы, үз халкының рухы, туган теле белән

тәүге кат шушы бишек җырларында очраша. Сөекле шагыйребез әйткәнчә:

“Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,

Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән”.

Хәзерге чорда, тормыш-көнкүреш, бала тәрбияләү шартларының үз-

гәрүе нәтиҗәсендә, бишек җырларына игътибар кими төшсә дә, ана, күңеле

белән балага якынаерга теләсә, әлбәттә, бишек җырларына мөрәҗәгать итми

калмый. Күп кенә җырчылар да, үзләре әни булгач, бишек җырларын махсус

өйрәнүләрен әйтәләр, чөнки бишек җырлары сәхнәгә чыгып җырланмый,

алар ана белән бала икәүдән–икәү генә калган вакытта башкарыла. Шуңа

күрә эчкерсезлек, назлылык, ягымлылык, йөрәк җылысы хас бу җырларга.

Әлли-бәлли ит, улым,

Карлыгачым-былбылым,

Тыңла минем сүземне,

Я, йом инде күзеңне...

Бу җырларны тыңлаганда, бишектә ятмасаң да, әкрен-әкрен генә

күзләрнең йомыласы килә. Бәбинең тәмле итеп мыш-мыш сулавына

кушылып, рәхәтләнеп, салмак кына җыр агыла, өйгә шатлык, бәхет тарала...

Шулай бишек җырларын тыңлап, дөньяга күзе ачыла адәм баласының

һәм инде соңгы сулышына кадәр җырдан аерылмый ул. Үсә төшкәч, уен

җырларын, бәйрәм-йола җырларын, “Әпипә”, “Әнисә”, “Бие-бие, Хәйбулла”

“Аллария-ләрия”, “Кәрия-зәкәрия”, “И дүдәме, дүдәме” кебек бию

такмакларын да күңеленә сеңдерә. Тора-бара шаян җырлар, мәхәббәт

җырлары, дуслык-туганлык, мәҗлес җырлары, гомер агышы, яшәү кадере,

туган як, сөйгән яр турындагы җырлар да үз урынын ала. “Су буйлап”, “Олы

юлның тузаны”, “Озата барма”, “Ком бураны”, “Мәдинәм, гөлкәем”, “Дим-

дим”, “Алмагачлары”, “Сания апа”, “Күн авылы көе”, “Арча” көйләре

кемнәрне генә битараф калдырыр икән! Бу җырлар эш вакытында да, ял

иткәндә дә, юлда барганда да башкарыла, аларның асылында һәркем

күңеленә хуш килгән, һәр кешегә дә якын булган эчке кичереш, уйлану, хис-

тойгылар ята.

Халык җырлары үзләреннән үзләре тумаган, аларны кемнәрдер уйлап

чыгарган, башлап җырлаган, димәк, аларның авторлары булган. Һәрбер җыр

халык җыры булып китмәгән әлбәттә. Бары моңлы, халык күңеленә үтеп

кергән җырлар гына телдән-телгә күчеп, шомара барган һәм камилләшеп,

бүгенге көнгә кадәр сакланып килгән. Күп кенә халык җырчылары җырлар-

ны әби-бабаларыннан ишетүләре турында әйтәләр, димәк буыннар

бәйләнешен тәэмин итүче сихри бер көч тә икән әле ул халык җырлары!

“Бу җырны әнием (әтием) бик яратып тыңлый (җырлый) торган иде” дип

истәлекләргә бирелмәгән кешеләр бик сирәктер ул.

Халыкның җыр хәзинәсен өйрәнеп, әлеге мирасны халыкка кире

кайтару юлында армый-талмый хезмәт иткән чын мәгънәсендә халык

җырчыларыбыз шактый күп. Әйтик, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова,

Фәридә Кудашева, Рафаэль Ильясов, Айдар Фәйзрахманов, Ания Туишева,

Рәшит Әхмәтҗанов, Мирсәет Сөнгатуллин һәм башка бик күпләр. Халык

җырларын җиренә җиткереп башкаручылар арасында яшь җырчыларның

булуы да күңелне сөендерә. Ел саен үткәрелеп килүче “Татар моңы”

конкурсы да халык көйләрен - “тутыкмас вә күгәрмәс саф вә рәүшан

көзге”дәй мирасыбызны күз карасыдай саклап, киләчәк буыннарга

җиткерүгә үз өлешен кертә.

Татар халкының җыр чишмәсе чал гасырлар түреннән агып килә.

Юлында карурманнар, биек тау кыялар очраса да, туктамаган ул чишмә,

үзенең сихерле моңнары, тылсымлы авазлары белән кешеләргә куаныч,

юаныч, дәрт биреп, һаман челтерәп аксын, һаман җырлана торсын,

халкыбызның мәңге бетмәс хәзинәсе булсын иде!

Нет комментариев
Добавить комментарий